«Әйттем бит» подкастында беренче мәртәбә офлайн чараның аудиоязмасын тәкъдим итәбез. Әлеге әңгәмә август аенда Казанда, «Печән базары» фестивале кысаларында узды. Татар телен өйрәтүче төрле платформа авторлары, аларны кулланучылар татар телен өйрәнүнең төрле ысуллары хакында фикер алыштылар.
_________________
Әңгәмәдә катнашучылар:
Данил Идиятулин – SkyTat проекты җитәкчесе
Александра Казакова – татар телен мәктәптә өйрәнгән
Анастасия Макарова – җырчы, татар телен индивидуаль рәвештә өйрәнә
Камилә Җамалетдинова – "Иделия" мәктәбе укучысы
Тимур Чиняев – SkyTat резиденты
Гөлфия Габдуллаҗан – мөгаллимә, "Нурбай" кушымтасы методисты
Модератор – Скайтат.Балалар онлайн мәктәбенең "Алсу апа"сы, радиожурналист Алсу Госманова
Безнең телеграм-канал: https://t.me/eittembit
#татарча #татарчаподкаст #әйттембит #татартеле
The following music was used for this media project:
Music: Colourful night (loopable) by chilledmusic
Free download: https://filmmusic.io/song/9566-colourful-night-loopable