Әйттем бит #1: Футбол турында - Әйттем бит слушать онлайн на podster.fm - Podster.fm
Әйттем бит #1: Футбол турында
  • эпизод от 1 сентября 2022
  • 98 прослушиваний

Әйттем бит #1: Футбол турында

"Әйттем бит" подкастының беренче чыгарылышы


Иң беренче чыгарылышның эш атамасы “татар футболы” иде – Татарстанда футбол бармы, республиканың танылган футбол командасы татарлык өчен ниләр эшли, татар җанатарларына ни җитми – менә шул хакта сөйләшәбез.


Җанатар – Сәйдәш Мифтахов (“Рубинкаем”)

Җанатар түгел – Римма Гомәрова (SkyTat)


Редактор: Равил Закиров (Татар порталлары берлеге)


Подкаст исеме бу чыгарылыш өчен бик урынлы булды – безнең сөйләшүдән соң Сәйдәш инде әллә ничә интервью биреп, фан-проектын танытырга өлгерде, “Рубин” да әкренләп татарча сөйләшә башлады. Әйттек бит татарча кирәк, дип! 🤗


Ниһаять, Аллаһка тапшырдык! Футбол белән кызыксынмасагыз да, Татарстан футболының ни хәлдә икәнен Сәйдәш биредә җиңел генә аңлатып сала. 


Рәхәт эфирлар!


#татарча #татарчаподкаст #әйттембит #футбол #рубин #татарстан


The following music was used for this media project:

Music: Colourful night (loopable) by chilledmusic

Free download: https://filmmusic.io/song/9566-colourful-night-loopable

License (CC BY 4.0): https://filmmusic.io/standard-license